news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда агачка бәрелгән сөт машинасының йөртүчесен хастаханәгә озатканнар

Авария бүген көндез Җиде Чишмә авылының Үзәк урамында булган.

Татарстанда агачка бәрелгән сөт машинасының йөртүчесен хастаханәгә озатканнар
очевидцы

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда сөт ташый торган машина юлдан чыгып китеп, агачка килеп бәрелгән, җәрәхәтләнгән шоферны хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләде.

Һәлакәт шаһитлары сүзләренчә, авария дүшәмбе көнне, 13 гыйнварда, Җиде Чишмә авылының Үзәк урамында булган.

Әлегә ачыкланмаган сәбәпләр аркасында, сөт ташучы автомобиль юл читенә төшеп китеп, агачка килеп бәрелгән.

Авариядә йөк машинасы шоферы зыян күрә. Ир-атны төрле җәрәхәтләр белән Буа районы хастаханәсенә китерәләр.


news_right_1
news_right_2
news_bot