news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Агач архитектура сәнгатен үстерү үзәге төзеләчәк

Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты коллегиясе утырышында Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев катнаша.

Татарстанда Агач архитектура сәнгатен үстерү үзәге төзеләчәк
Рамиль Гали

Казан, 14 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда Агач архитектура сәнгатен үстерү үзәге төзеләчәк. Бу хакта Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты рәисе Иван Гущин ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышындагы чыгышы вакытында әйтте.

"Комитет игътибарын XVIII-XIV гасыр агач биналарына юнәлтте. Алар аерым аерым мөнәсәбәт таләп итәләр. Һәр архитектор-реставратор агач йортларны торгызу белән шөгыльләнә алмый. Биредә аерым караш кирәк", - диде Иван Гущин.

Мәдәни мирас объекты булган Шамов хастаханәсе бинасының конференцияләр залында Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышы бара.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.

Залда ТР министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, проект һәм реставрация оешмалары, дини оешмалар, белем бирү учреждениеләре, музей-тыюлыклар җитәкчеләре бар. Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары видеоконференция режимында кушыла ала.  

news_right_1
news_right_2
news_bot