Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда агач үсентесе үстерү планы 10 процентка арттырып үтәлгән
2022 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 33,9 млн данә үсенте үстерделәр. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында сөйләделәр.
«Үсенте үстерү «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Быел план 10 процентка арттырып үтәлде», - дип сөйләде ведомство башлыгы Равил Кузюров.
Барлыгы 33,9 млн данә утырту материалы үстерелгән, шулардан 25,5 млн - ылыслы агачлар, 7,9 млн — яфраклы агачлар, 0,5 млн - куак.
Министр аңлатканча, утырту материалы урман торгызу эшләре һәм табигатьне саклау акцияләрендә кулланылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз