news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда аерым табиблар җирдән бушлай файдалана алачак

Җир кодексына үзгәрешләр кертелде.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан җир биләмәсеннән бушлай файдалануга дәгъва итә алырдай табибларның исемлеге киңәйтелә. Җир кодексына үзгәрешләр ТР Дәүләт Советы утырышында хупланды.

«Хәзер бу мөмкинлек дәвалау, акушерлык, шәфкать туташы юнәлешләре табибларына бирелә. Бу исемлеккә 21 белгечлек вәкилләре өстәлер дип көтелә», — диде Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев.

Закон проекты нигезендә, кардиолог, реаниматолог, невролог, педиатр, офтальмолог, рентгенолог, инфекционист, хирург, оториноларинголог, психиатр, фтизиатр, онколог, терапевт, акушер, ашыгыч медицина ярдәме табибларына кулланышка бушлай җир бирү күзаллана.

«Безгә муниципаль берәмлек башлыклары, Үзәк район хастаханәләре табиблары бу белгечлекләрне исемлеккә кертү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр», — дип әйтте комитет башлыгы Азат Хамаев.

Дәүләттән ярдәм чараларына хокуклы табиблар исемлеге республика медицина оешмаларының кайсы табибларга ихтыяҗ кичерүеннән чыгып әзерләнгән.

Шулай ук, шәһәр һәм авыл җирлекләрендә коронавируска каршы көрәштә катнашучы табибларга бушлай җир бирү мөмкинлеген карау өчен, «йогышлы авырулар», «неонатология» белгечлекләрен өстәү дә ниятләнә. 

Җир кишәрлекләре шәхси хуҗалык алып бару яки шәхси йорт төзелеше өчен бирелә, биш елдан аны милек итеп рәсмиләштереп булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100