news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда аерылып агып киткән боз кисәгеннән ике ир-атны коткарганнар

Ике кешенең Чулман елгасында бәлагә юлыгуы хакындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә иртән килгән.

Татарстанда аерылып агып киткән боз кисәгеннән ике ир-атны коткарганнар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда, аерылып, Чулман елгасына агып киткән боз кисәгеннән ике ир-атны коткарганнар, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Ике кешенең Чулман елгасында бәлагә юлыгуы хакындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә иртән килгән.

6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре 26 яшьлек ир-ат һәм 19 яшьлек егетне аерылып киткән боз кисәгеннән алып, «Хивус-6» судносында яр буена алып чыккан һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot