news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда аеруча сәләтле солдатлар фәнни роталарга җибәрелә

Быел язын фәнни роталарга Татарстаннан алты кешене җибәрү планлаштырыла.

Татарстанда аеруча сәләтле солдатлар фәнни роталарга җибәрелә
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 2 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Хәрби хезмәт үтәргә тиешле аеруча сәләтле егетләр фәнни роталарга җибәреләчәк. Бу хакта ТР Министрлар кабинетында брифингта ТР хәрби комиссары Сергей Погодин әйтте.

2015 елдан фәнни роталарга 34 татарстанлы озатылган. “Быел язын алты кешене җибәрү планлаштырыла”, - диде Погодин. Бүген Россия Федерациясендә 16 фәнни рота гамәлдә.

Хәрби комиссар әйтүенчә, 2019 елның язгы чакырылышында комиссияләргә югары уку йортын тәмамлаган 3344 егетне чакыру ниятләнә. Урта һөнәри уку йортларын тәмамлаган 5740 егет чакырылачак. Югары яки урта белемле егетләр барлык Армиягә китүчеләрнең 80 процентын тәшкил итәргә тиеш.

Сергей Погодин 2018 елда Россиядә өч фәнни-җитештерү ротасы булдырылганын да әйтте. “Бу роталар дәүләт оборона заказын үтәүче оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрен мәнфәгатьләрен күздә тотып төзелде. Мондый роталарда хезмәт итүчеләр хезмәт юлының яртысын производствода үткәрә, калган яртысы башка хәрбиләрнең көн режимына тиң”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100