news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда аена 15 миллион медицина битлеге тегә башлаячаклар

Битлек тегү буенча алты линия 10 майда тулы куәтенә эшли башлар дип көтелә.

Татарстанда аена 15 миллион медицина битлеге тегә башлаячаклар
Татар-информ архивы

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Майда Татарстанда аена 15 миллион медицина битлеге тегә башлаячаклар. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер шул хакта хәбәр итте.

«Аларның барысы да Татарстан территориясендә сатылачак», - дип ачыклык кертте министр урынбасары.

Лернер сүзләренчә, хәзер республикада сигез предприятие битлек тегү буенча алты линиядә эшләрне төгәлләп килә. Алар 10 майдан тулы куәтенә эшли башлар дип көтелә.

Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан игълан ителгән үзизоляция режимыннан акрынлап чыга башлаганда медицина битлекләренә ихтыяҗ тагын да артачак, дип өметләнә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары.

Татарстан битлек тегә торган җиһазларны Кытайдан сатып алып, аларны Казан, Түбән Кама һәм Азнакайдагы сәнәгать мәйданчыкларында урнаштырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot