Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда җәен елгада су коенган хатын-кызны бәрдергән көймә хуҗасы судта җавап тотачак
Җәен Татарстанның Яшел Үзән районында Иделдә су коенган хатын-кызны бәрдергән көймә хуҗасы суд каршында җавап тотачак.
Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, көймә хуҗасы су транспортын эксплуатацияләү һәм анда имин хәрәкәт итү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә кеше сәламәтлегенә җитди зыян китерүдә гаепләнә.
Сүз 2025 елның июлендә Октябрьский бистәсеннән ерак түгел булган фаҗига турында. Ир-ат кечкенә судносында имин булмаган тизлек белән хәрәкәт иткән һәм тирә-яктагы вазгыятьне бәяләмәгән. Ул 54 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Зыян күрүче җитди җәрәхәтләр алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз