news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Аеклык ноктасы» проекты буенча 183 гаилә белән эш алып барыла

Бүген ТР Дәүләт Советының Президиум утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Аеклык ноктасы» социаль мөһим проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Әлеге проект алкогольгә бәйлелелек аркасында социаль куркыныч хәлгә төшкән гаиләләрдәге ата-аналарны дәвалауга юнәлдерелгән. Проект 2015 елдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, хәзерге вакытта проектта 183 гаилә исәпләнә, бу гаиләләрдә балигъ булмаган 377 бала тәрбияләнә. Проектның өченче этабы бара, 42 муниципаль берәмлек катнаша.

«Социаль ятимлекнең төп сәбәбе, кагыйдә буларак, ата-аналарның эчкечелеге яки наркотиклар куллануы. Без балаларны – гаиләләргә һәм ата-аналарны тәртипле тормышка кайтару бурычларын хәл итәбез. Проектны камилләштерү өчен безгә адреслы эшне көчәйтү кирәк», – дип белдерде Премьер-министр урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot