news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе әгъзалары сайланды

Татарстан Дәүләт Советында Роберт Шәймарданов һәм Тимур Сергеев кандидатуралары өчен тавыш бирделәр.

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Дәүләт Советында депутатлар Татарстан Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе әгъзаларын — республика парламенты вәкилләрен сайлады. Бу хакта алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының уникенче утырышында билгеле булды.

ТР Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе әгъзалары итеп Тимур Сергеев һәм Роберт Шәймәрданов сайланды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аларга уңышлар теләде.

Тимур Сергеев — Sergis адвокатларының Казан коллегиясенең идарәче партнеры. Роберт Шәймәрдановның күпьеллык юридик эш тәҗрибәсе булуы, шул исәптән милек белән идарә итү буенча дәүләт органнарында, җитәкче булып эшләү тәҗрибәсе — әйдәп баручы юридик компанияләрдә эшләве турында да әйтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot