news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Һади Такташ һәм Рөстәм Яхинга һәйкәл куелачак - Гүзәл Шәрипова

Нәби Дәүли, Яков Шамов, Дмитрий Лихачев хөрмәтенә истәлек такталары ачу планлаштырыла.

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 2017 елда танылган шагыйрь Һади Такташка (1901-1931), композитор Рөстәм Яхинга (1921-1993) Татарстанда һәйкәл ачылачак.

Моннан тыш, язучы Нәби Дәүлигә (1910-1989), күренекле иганәче Яков Шамовка (1933-1908) һәм танылган филолог, мәдәният белгече, җәмәгать эшлеклесе, академик Дмитрий Лихачевка (1906-1999) истәлек такталары ачылыр дип көтелә.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова хәбәр итте.

Журналистлар белән очрашу ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк чараларга багышланган иде. Өстә санап үтелгән һәйкәлләр һәм истәлек такталарын ачу да әлеге дата уңаеннан гамәлгә ашырылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100