news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда адашкан балыкчыны тапканнар

Кичә кич республиканың Алексеевск районы Речное авылы янында Чистайдан килгән 52 яшьлек ир-ат балык тотарга киткән. Аннары ул Саконы бистәсе ягына юл тота һәм адашып Коневая Грива утравына килеп чыккан. Туңган балыкчы балыкчылар өенә кергән.

Ир-атның телефон зарядкасы да бетә башлаган булган, әмма ул үзе хакында махсус хезмәтнең 112 номерына шалтыратып хәбәр итәргә өлгергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

3нче зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре ике кар чанасына утырып утрау ягына киткән. Балыкчы коткаручыларга үзен табарга ярдәм итү өчен фонарь белән яктырткан.

Бик каты туңган ир-атны кар чанасына утыртып Саконы авылы янындагы ярга чыгаргананр һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100