news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ачык суда йөзү ярышында Яшел Үзән районы башлыгы белән хатыны катнашты

Яшел Үзән командасының капитаны – район башлыгы Александр Тыгин.

 (Яшел Үзән, 11 июль, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Зөя утравында Татарстанда беренче тапкыр ачык суда йөзү ярышы булды. Ярышлар Timerman спорт чаралары кысасында уздырылды. Россиянең 12 төбәгеннән килгән 200дән артык спортчы 1,5 км һәм 3,5 км дистанциягә йөзде. Алар арасында яшелүзәнлеләр дә бар иде.

Яшел Үзән командасының капитаны – район башлыгы Александр Тыгин. Бу ярышларда аның хатыны Ирина Тыгина да бар. 

Спортчыларны Александр Васильевич сәламләде һәм уңышка ирешүләрен теләде.

Шуннан соң барлык йөзүчеләр дә суга кереп китте. Утрау әйләнәсе йөзү шундый озын дистанцияләргә йөзүчеләр өчен берни дә түгел түгелен, шулай да аларның куркынычсызлыгын 20 коткаручы көймәсе тәэмин итте. Ярышлар башланганчы да, су өсте җентекләп тикшерелгән иде.

Менә финишка якынлашучылар да күренә башлады. Халыкара класслы йөзү мастеры Александр Шимин икән. Башкаларны бик күпкә артта калдырып, ул беренчелекне яулады. 1,5 км һәм 3,5 км ярышларның икесендә дә.

– Бик яхшы йөздем, чөнки шартлары уңайлы иде. Су да җылы, дулкын да юк! Ә рухи көчне минем сөекле хатыным бирде. Ул миңа ярыш алдыннан «Син иң шәп йөзүче, мин сиңа гына ышанам» дип кычкырды. Бу сүзләрдән соң, җиңәргә генә кала инде, – диде SVIYAGA SWIM-2018нең ике тапкыр чемпионы.

–ТР Президентыннан барыгызга физкультсәлам! Рөстәм Нургалиевичның шулкадәр катнашасы килгән, бик нык әзерләнгән дә иде. Әмма Чабаксарга очарга туры килде, эш графигы тыгыз. Әмма ул республикабыз өчен яңалык булган ачык суда йөзүне күтәреп алды. Ярышларны уздыруга нык ярдәм итүе өчен зур рәхмәт аңа! – диде ТР спорт министры Владимир Леонов.

Ә безнең район башлыгы ничек йөзде соң? Александр Васильевич яхшы спорт формасында – күренеп тора тренировкаларны «тозламаган»! Халыкара класслы спорт мастерлары Ирек Зиннуров кебек спортчылар белән ярыша алмаса да, иң озын дистанциягә суда керергә батырчылык иткән.

– Минем өчен иң авыры ярышларда катнашырга ризалык бирү булды. Хатыным Ирина белән бергә йөздек. Әмма ул мине узып китте! Афәрин, мин хатыным белән горурланам! – диде Александр Тыгин.

Ярышларда шулай ук ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, ТР Президенты карамагындагы эшмәкәрләр хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов һәм башка бик күп спортчылар катнашты.

Ярышлар турында күбрәк TIMERMAN спорт ярышлары рәсми сайтыннан www.timerman.org белә аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100