news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда абыстайлар «Профессиональ яучылар институты» төзергә ниятли

Татарстанда абыстайлар «Профессиональ яучылар институты» төзергә ниятли
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстан Мөслимәләр берлеге җәмгыятьтә ялгызлык проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән «Профессиональ яучылар институты» проектын тормышка ашыра башлавы турында игълан итте.

Татарстан Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге башлыгы, Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина проект турында сөйләде.

«Бүген ялгызлык мәсьәләсенең нәтиҗәле хәл ителмәве аңлашыла, аерылышулар саны сакланган никахлар саныннан күбрәк, ә бу өлкәдә эшләүче яхшы белгечләр бик аз. Шуңа күрә проектны бөтен Татарстан Республикасы буенча эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителде», – диде.

Наилә ханым сүзләренә караганда, проектның беренче өлешендә Татарстанның 20 районында абыстайлар арасыннан рәсми яучылар билгеләнгән. Алга таба бу тәҗрибәне бөтен республикага тарату көтелә. Киләсе этапта яучылар өчен белем бирү семинарлары үткәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot