news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда абунә кампаниясе нәтиҗәләре буенча иң яхшы почта бүлекләре билгеләнде

Газета-журналларга язылу буенча уртак бәйгене «Татмедиа» ААҖ «Татарстан почтасы» Федераль почта хезмәте идарәсе үткәрде

 (Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2014 нче елның икенче ярты еллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча иң яхшы почта бүлекләре билгеләнде. Әлеге уртак бәйгене «Татмедиа» ААҖ «Татарстан почтасы» идарәсе үткәрде, өстәвенә инде өченче тапкыр, дип хәбәр итә «Татмедиа»ААҖ. 

Почта бүлекләре арасында җиңүчеләр түбәндәгечә ачыкланган. Бәйге шартлары буенча, почта элемтәсе бүлеге абунә кампаниясе вакытында «Татмедиа» ААҖ басмаларына язучыларның санын, узган елгы белән чагыштырганда, 5 процентка арттырырга тиеш булган. Үсеш динамикасы югарырак булган саен, почта бүлегенең призлы урынны алу мөмкинлеге дә зуррак булган. Бәйге өч номинациядә үткәрелгән: «ТРның зур шәһәрләрендә урнашкан иң яхшы шәһәр почта бүлеге», «Кечкенә шәһәрләрнең иң яхшы почта бүлеге» һәм  «Иң яхшы авыл почта бүлеге». Үз номинацияләрендә алдынгы урыннарын яулаган почта бүлекләренә «Татмедиа» ААҖ беренче урынга 50 мең, икенче урынга 25 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырган.   «Иң яхшы шәһәр почта элемтәсе бүлеге» номинациясендә Әлмәт һәм Түбән Кама җиңүче дип табылган. Беренче шәһәр язылу тиражын 15, ә икенчесе 21 процентка арттыра алган. Шуңа бәйле рәвештә, тиражлар 1173 һәм 835 данәгә җиткән.  «Кечкенә шәһәрләрнең иң яхшы почта бүлеге» номинациясендә Азнакай белән Лениногорск шәһәрләренә тиңнәр табылмаган: алар газета-журналларга язылуны, былтыргы белән чагыштырганда, 40 һәм 22 процентка арттырган. 2014 елның икенче яртыеллыгына яздырган басмалар 679 һәм 513 данәгә җиткән.  «Иң яхшы авыл почта бүлеге» номинациясендә Саба районара почтамт (Корсабаш) һәм Казан районара почтамтының «Никольское» почта бүлеге җиңеп чыккан. Әлеге бүлекләрдә тиражлар 30 һәм 54 процентка күбәйгән. Агымдагы елның икенче яртысына 410 һәм 387 данә басмаларга язылганнар.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100