Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Абага чәчәге» драмасын төшерү эшләре тәмамланды
Татарстанда Ркаил Зәйдулла әсәрләре мотивлары буенча төшерелгән «Абага чәчәге» тулы метражлы фильмын төшерү процессы ахырына якынлашты. Картинаның режиссеры һәм сценарий авторы – Салават Юзеев. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.
Алия исемле төп герой роленә Салават Юзеев Гөлнара Хасипованы сайлаган. Бу – аның тулы метражлы кинодагы беренче зур роле. Гөлнара Хасипова әйтүенчә, бу рольне башкарып чыгу аның өчен чын сынау булган. «Бик авыр урыннар булды: сөйгән кешене югалту, көчләү һәм яратышу күренешләрен уйнарга туры килде. Моңарчы мондый эпизодларда төшкәнем юк иде. Бу бик кызыклы да, шул ук вакытта авыр да булды», - дип уртаклашты актриса.
Фильмның төп өлеше республиканың Балык Бистәсе районының матур табигатьле урыннарында төшерелгән. Төшерү эшләре Казан үзәгендә – Петербург урамында төгәлләнгән.
Хәзер авторлар монтаж эшләренә керешә. Фильм 2027 елда әзер булачак, дип көтелә. Берничә кинофестивальдә катнашканнан соң, картина прокатка чыгачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз