news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда A(H1N1)/09 грипп авыруы таралышын кисәтү мәсьәләсе күтәрелде

Бүгенге көндә Татарстанда A(H1N1)/09 вирусы китереп чыгара торган грипп авыруы 6 кешедә теркәлгән

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүгенге көндә Татарстанда A(H1N1)/09 вирусы китереп чыгара торган грипп авыруы 6 кешедә теркәлгән. Бу турыда бүген Татарстан Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиологик вәзгыять буенча Комиссия утырышында РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген тәэмин итү Хезмәтенең Татарстандагы Идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Трифонов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, вирусны Татарстанга башка илләрдән килгән кешеләр китергән. Хәзерге көндә инфекция чыганагында эпидемиягә каршы чаралар үткәрелгән.
Әйтергә кирәк, A(H1N1)/09 вирусы җир шарында зур адымнар белән алга атлый. 16 октябрьгә булган мәгълүматка караганда, дөньяда бу авыру белән 387 мең кеше йогышланган. Аннан 4820 кеше үлгән. Россиядә авыручылар саны 807 белән исәпләнә. Быелның көз-кыш айларында Россиядә грипп белән бәйле хәл кискенләшергә мөмкин. Шуңа күрә республикабызда грипп китереп чыгара торган чит вирусны кертмәс өчен барлык чаралар күрелә. Владимир Трифонов ассызыклап үткәнчә, гриппка каршы чаралар уздыруга республика бюджеты 13,07 миллион сум акча бүлеп биргән. Татарстанның 17 районы исә гриппны кисәтү чараларына бер тиен дә түкмәгән.
Грипп китереп чыгаручы вирус таралышын булдырмау максатыннан, белем бирү учреждениеләрендә дә, яңа уку елы башлангач, балаларны тикшерү эше башкарыла. Бүгенге көндә 120 мең баланың сәламәтлеге тикшерелгән. Шуларның 640ка якыны - имин булмаган илләрдән күчеп килгән балалар.
“Быел без гриппка каршы 640 меңгә якын кешене вакцинацияләргә планлаштырабыз. Республикага 301 мең 100 доза вакцина китерелгән. 16 октябрьгә булган мәгълүматка караганда, республиканың 7 проценты, ягъни 270165 кеше гриппка каршы прививка алган”, - диде Идарә белгече.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100