Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 997 укучының урта белем турындагы аттестат алмау мөмкинлеге бар
Татарстанда 2009 елда рус теленнән – 29312, математикадан 28476 кеше Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды
(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Татарстанда барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына тапшыру мәҗбүри булган математика һәм рус теленнән сынау бирә алмаучылар 997 кеше булган. Апрель аенда мондый укучыларның саны якынча 2-4 мең булыр дип фаразланган иде.
Билгеле булганча, Татарстанда рус теленнән – 29312, математикадан 28476 кеше Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайт хәбәрләренә караганда, гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә, ике фәннән дә икеле алган укучылар урта белем турындагы аттестат урынына мәктәптән белешмә белән генә чыгачак. Хәзерге вакытта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында укучыларның мондый категориясенә башлангыч һәм урта һөнәри уку йортларында белем алуларын дәвам итәргә мөмкинлек бирә торган документ эшләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз