news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 99 яшьлек сугыш ветераны сайлауда тавышын бирде

Татарстанда 99 яшьлек сугыш ветераны сайлауда тавышын бирде
Фото: © Гүзәл Хилавиева

Апас районының Үтәмеш авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин Сәлахов илнең киләчәге нык кулларда булуын тели. Сугышта булган аксакал Үтәмеш авылы клубындагы 901нче сайлау участогына килде һәм Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирде.

99 яшьлек ветеранны сайлау участогында зур хөрмәт белән каршы алдылар. Илебезнең тыныч тормышы өчен көрәшкән татарстанлы илнең киләчәге ныклы кулларда булуын теләде.

«Сугышның барлык авырлыклары һәм мәхрүм итүләре күңелдә тирән саклана. Мин улым өчен шат, ул матур тормыш белән яши. Тирә-юньдәгеләрнең зур ихтирамын тоям. Балаларым һәм оныкларым белән янәшә бәхетле яшим. Безнең көннәр тыныч булсын. Яшь буынга без үткәннәр аша үтәргә туры килмәсен», - дип теләде ветеран.

Фото: © Гүзәл Хилавиева

15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.

3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирә ала.

Фото: © Гүзәл Хилавиева

Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.

Материал Гүзәл Хилавиева катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100