news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 984 күп фатирлы йортта капиталь ремонт тәмамланган

Торак инспекциясе шулардан 941 йортны кабул иткән.

(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ"). Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 2017 елда 3 мең 733 тикшерү уздырылган, барлыгы иминлек техникасын бозу буенча 17 муниципаль районда 54 факт ачыкланган. Ике атна эчендә 31 тикшерү үткәрелгән. Хокук бозулар ачыкланмаган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте, дип җиткерә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, бүгенгә Татарстанда 984 күп фатирлы йортта капиталь ремонт тәмамланган. Торак инспекциясе шулардан 941 йортны кабул иткән.

2017 елда Татарстанда 146 мәгариф объекты ремонтлау планлаштырылган, шул исәптән 36 мәктәп (7 коррекцион мәктәп) һәм 110 мәктәпкәчә балалар оешмасы. Бүгенгә бөтен эшләр дә тулы күләмдә төгәлләнгән.

Мәдәният объектларына капиталь ремонт программасы буенча 30 ноябряьгә 44 объектның 1сендә эшләр бара (Азнакай районы). 43 объектта эшләр беткән.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советлары биналарына капиталь ремонт программасы буенча эшләр дәвам итә. 2017 елда 42 бинага капремонт каралган. Бүгенгә 41 объект эксплуатациягә тапшырылган.

Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә 74 амбулатор-поликлиника учреждениесе бинасына ремонт бара. Казанның 7 поликлиникасында эшләр тәмамланган.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100