Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 980 гаилә 450 мең сум субсидияне соципотеканы каплау өчен куллана ала
Бу яңалык өченче яки аннан соңгы баласы 2019 елның 1 нче гыйнварыннан соң туган гаиләләргә генә кагыла.
(Казан, 2 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның 980 гаиләсе өченче бала өчен бирелгән 450 мең сум субсидияне соципотеканы каплау өчен куллана ала.
ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Булат Гыйльманов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә социаль ипотека программасында катнашучыларга өченче бала өчен 450 мең сум дәүләт субсидиясе бирелгәнен искәртте. Бу бары тик өченче һәм аннан соңгы баласы 2019 елның 1 нче гыйнварыннан соң туган гаиләләргә кагыла. Булат Гыйльманов соципотеканы каплау өчен механизм гамәлгә кертелгәнен әйтте.
«Татарстанның дүрт шәһәрендә — Казанның ике офисында, Чаллы, Әлмәт, Түбән Камада соципотекада катнашучылар килеп, 450 мең сумны алу өчен гариза яза ала. Гаризаны офиста вәкилләр язарга булышачаклар», — диде.
Әти-әнинең, 14 яшьтән башлап балаларның паспортлары, нотариуста расланган бала туу турында таныклык, мәҗбүри пенсия иминияте полислары, соципотека, займ килешүе, түләү турында белешмәләр кирәклеген әйтте. Бу бары тик 2019 елга кадәр торак фонды белән займ килешүе төзергә өлгергәннәр өчен.
Булат Гыйльманов 2019 елда торак фондны займ бирергә хаклы оешмалар исемлегеннән төшерелгәнен искәртте.
«Займ килешүе булмаганнарга рефинанслау мөмкинлеге бар. Берәр банкка барып ипотека алып, соципотеканы каплый алалар. Рефинанслау механизмы аша 450 мең сум ала, бу очракта заявканы Дәүләт торак фонды түгел, шушы кредитны биргән банк юллаячак», — дип аңлатты. Шул рәвешле, займы булганнар Дәүләт торак фонды аша ала, соципотекада калганнар, ләкин займ килешүе булмаганнар банк аша 450 мең сум алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз