news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 98 процент техника язгы кыр эшләренә әзер - министрлык

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы таләбе буенча, барлык техника 10 апрельгә әзер булырга тиеш.

Татарстанда 98 процент техника язгы кыр эшләренә әзер - министрлык
Рамиль Гали

 (Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда 98 процент техника язгы кыр эшләренә әзер. Бу хакта “Татар-информ”га Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механизация бүлеге башлыгы Ришат Булатов әйтте.

“Министрлык таләбе буенча, республиканың барлык техникасы язгы кыр эшләренә 10 апрельдә әзер булырга тиеш иде. Шуның буенча көздән бирле эш алып барылды. Декабрь аенда рееспубликаның биш төбәгендә күчмә семинарлар барышында да авыл хуҗалыгы белгечләрен ремонт ясаучы предприятиеләр һәм дилер оешмалары белән очраштырдык”, – диде бүлек башлыгы.

Булатов шулай ук быел гыйнвар башында Казан дәүләт аграр университеты базасында инженерларны һәм механизаторларны җыеп укытуларын әйтте.

Механизаторларны укытуда Актаныш һәм Ютазы районнары аеруча да җитди караган.

“Язгы чәчүгә әзер техниканы 15 комиссия һәр районда карап кабул итте. Ул министрның махсус боерыгы нигезендә үткәрелде. Тракторлар 10 апрельгә кадәр дәүләт техник күзәтүе узарга тиеш иде. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре бу срокка сыешты”, – диде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механизация бүлеге башлыгы Ришат Булатов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100