Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 974 күпфатирлы торак йортның 735 объектында капремонт төгәлләнгән
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.
(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанда 974 күпфатирлы торак йортның 735 объектында капиталь ремонт төгәлләнгән, аларның 389ы ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул ителгән. Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин шул хакта әйтте. Бу турыда республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәне ТР Хөкүмәте Йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
29 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча 5 млрд 298 млн 303 сумлык эш башкарылган, бу барлык эшнең 91,1 процентын тәшкил итә, диде Ирек Фәйзуллин.
94 мәгариф объектларының сигезендә капиталь ремонт бара, 86 объектта эшләр тәмамланган. 114 амбулатория-поликлиника учреждениеләренең 49 объектында эшләр төгәлләнгән, 61ендә эш алып барыла, 4 объектны программадан чыгару планлаштырыла, диде министр.
Татарстан Президенты амбулатория-поликлиника учреждениеләренең барлык объектларында да капиталь ремонт сыйфатын контрольдә тотарга йөкләде.
Ведомство башлыгы республикада сыер абзарларын, яшелчә саклау урыннарын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләр төзелеше программасы тулысынча тәмамланган дип әйтте.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов балалар җәйге савыктыру лагерьларын ремонтлау программасын формалаштыру процессын тизләтергә йөкләде. "Хәзердән үк җәйге сәламәтләндерү лагерьлары әзерлеге турында уйларга кирәк. Юкса, без аларны сезонда ачарга өлгермибез”, - диде ТР Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз