news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 97,7 мең тонна ашлык суктырып алынган

Бүгенгә пландагы эшнең 1,7 проценты төгәлләнде.

(Казан, 7 август, "Татар-информ"). Татарстанның күпчелек районнарында уракка төштеләр. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 7 август көненә 24,4 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 1,7 процентын тәшкил итә.
 
Татарстан игенчеләре бу көнгә 97,7 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 40,1 центнер тәшкил итә. Иң мул уңыш Сарман районы кырларында. Биредә һәр гектардан уртача 51 центнер ашлык җыеп алына. Гектар уңышы буенча Зәй (50 центнер) һәм Нурлат районнары (49,1 центнер) әлегә икенче-өченче урында.

news_right_1
news_right_2
news_bot