news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 966 мең квадрат метр торак сафка бастырылган

2018 елга торак төзелеше буенча план кырыктан артык процентка үтәлгән.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Татарстанда 2018 елга торак төзелеше буенча план кырыктан артык процентка үтәлгән. Бу вакытка 966 мең кв метр диярлек торак сафка бастырылган. Быел республикада 2 млн 403 мең кв метр торак төзеләчәк.

Бу хакта бүген, Хөкүмәт йортында, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды. Анда төбәкнең министрлыклар, ведомстволар һәм эре предприятиеләре җитәкчеләре һәм район башлыклары катнашты.

“Министрлык 2019-2021 елларга торак төзелеш планын әзерләү белән мәшгуль. Без муниципаль районнар башлыклары адресына төзелеш буенча җир участоклары һәм план сорап мөрәҗәгать иттек. Торак төзелеше буенча өч еллык план төзелә, шуңа күрә мәгълүмат тулы һәм дөрес булырга тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры киңәшмәдә катнашучыларга.

Алексей Песошин җир участоклары артыгы белән кирәк, дип искәртте. “Прогаммада катнашучылар план зурайтылуга исәп тотарга тиеш. Республикада торак төзелеше планы 1,5 тапкыр арттырылачак дигән алшарт бар”, - диде ул.

Быелга планлаштырылган күләмнән ипотека торагы чирек өлештән артыграк төзелгән, 527 мең кв метрның 142 мең кв метры төзелгән. Шулай итеп, 2 мең 615 гаилә яңа фатир ачкычы алды. Бу 81 йортта өй туйлары узды дигән сүз. Тагын 199 йортта төзелеш эшләре дәвам итә.

7 йортта төзелеш эшләре бара. Аларда 16 ветеран яшәячәк. Быел торак шартларын яхшырту өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан тагын 31 ветеран субсидия алачак. 2018 елда 297 ятим бала фатирлы булачак.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, социаль әһәмиятле объектлар төзелеше программасын гамәлгә ашыру план буенча бара. Быел 28 авыл клубы, 10 башкарма комитет бинасы, 44 ФАП, 22 табиб амбулаториясе, 8 бассейн, 5 универсаль спорт залы, 133 универсаль спорт мәйданчыгы һәм модульле чаңгы базасы төзү планлаштырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100