Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 93 яшьлек әби үз өендә янып үлгән
Янгын зур булмаган агач йортны тулысынча юк иткән.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Кама Тамагы районында 93 яшьлек әби үз өендә янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Тәмте авылында зур булмаган шәхси йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 15.26 сәгатьтә килгән», - дип хәбәр иттеләр агентлыкка ведомствоның матбугат хезмәтеннән.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә өйнең түбәсен, верандасын һәм арткы өлешен ялкын телләре тулысынча ялмап алган була инде.
Ут белән көрәшүчеләрне каршы алган күршеләр өй эчендә кеше булырга мөмкин икәнлеген әйтә.
Янгынны сүндергәч, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өй эчен җентекләп тикшергән. Нәтиҗәдә, верандада 93 яшьлек карчыкның мәетен табып алганнар.
Фаҗига электр җиһазыннан файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз