news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 925 ремонт звеносы, 698 авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау пункты булдырылган

Авыл хуҗалыгы машиналары һәм агрегатларны ремонтлау темплары узган елгы күрсәткечне 5–8 процентка узып китә

(Казан, 8 декабрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү өчен 925 ремонт звеносы һәм 698 махсуслаштырылган ремонт пункты булдырылган. Авыл хуҗалыгы машиналары һәм агрегатларны ремонтлау темплары узган елгы күрсәткечне 5–8 процентка узып китә. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Бүгенге көндә 3562 трактор (фаразланганның 28 проценты), 3479 культиватор (52 процент), 3048 чәчкеч (46 процент), 168 терлек азыгы җыю комбайны (15 процент), 340 тан артык ашлык суктыру комбайны (10 процент) ремонтланган инде.
Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауда республиканың Кайбыч, Алабуга, Биектау, Аксубай, Саба һәм башка районнары әйдәп бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot