news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 92 яшьлек әбине көчләгән ир-атны биш ел ярымга колониягә озатканнар

Чүпрәле районының Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче, моңарчы да хөкемгә тартылган 58 яшьлек ир-ат өлкән яшьтәге хатын-кызның өенә бәреп кергән һәм җенси мөнәсәбәткә керүне таләп иткән.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Новиков). 92 яшьлек әбине кыйнаган һәм көчләгән татарстанлыны биш ел ярымга колониягә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Суд ачыклаганча, узган елның 1 октябрендә Чүпрәле районының Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче, моңарчы да хөкемгә тартылган 58 яшьлек ир-ат өлкән яшьтәге хатын-кызның өенә бәреп кергән һәм җенси элемтәгә керүне таләп иткән.

Әби аның белән йоклаудан баш тарткач, ир-ат берничә тапкыр аның битенә суккан һәм карчыкны көчләгән.

Ир-атны «Йортка законсыз рәвештә үтеп керү», «Җенси характердагы көчләү гамәлләре» һәм «Зыян күрүченең ярдәмгә мохтаҗ булуыннан файдаланып көчләү» маддәләре буенча биш ел ярымга катгый режимлы колониягә хөкем иткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100