news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 90 яшьлек әби текә ярдан суга егылып төшеп үлгән

Әлмәт районы Рус Акташы авылы кешеләре Акташ елгасында 90 яшьлек хатын-кызның гәүдәсен тапкан. Ул кичә иртә таңнан билгесез юнәлештә чыгып киткән булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, коткаручылар һәлак булган хатынның гәүдәсен чыгарган һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырган. Олы яшьтәге әби текә ярдан суга егылып төшкән һәм чыга алмаган, дип фаразлана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе искәрткәнчә, ярдан очраклы рәвештә салкын суга егылып төшү көзге бәхетсезлек очракларының төп сәбәбе булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100