news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 90 студент, аспирант һәм курсант махсус стипендия алачак

Татарстанда 90 студент, аспирант һәм курсант махсус стипендия алачак
Фото: «Татар-информ»

Агымдагы уку елында Татарстанның 90 студенты, аспиранты һәм курсанты махсус республика стипендияләре алачак. Указны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тәкъдимнәрен караганнан соң түбәндәгеләрне карар итәм: яхшы уку, фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм предмет олимпиадаларында җиңү һәм призлы урыннар өчен 2022-2023 уку елы йомгаклары буенча 2023-2024 уку елына Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендияләрен билгеләргә», — диелә документ текстында.

Стипендия 22 аспирантка, югары уку йортларының 44 студентына, дүрт курсантка һәм 20 көллият студентына билгеләнгән.

Аерым алганда, стипендия алучылар арасында Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү техник университетының Авиация институты (КНИТУ-КАИ), Казан милли тикшеренү техник университетының Химия-технология институты (КНИТУ-КХТИ), Казан архитектура-төзелеш университеты, Казан медицина университеты, Казан энергетика университеты, Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты студентлары һәм аспирантлары, шулай ук Янгынга каршы дәүләт хезмәте академиясе һәм Казан танк училищесы курсантлары бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100