Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 90 мең тоннадан артык минераль ашлама тупланган
Иң күп күләмдә минераль ашлама Сарман районында җыелган.
(Казан, 23 февраль, "Татар-информ"). Татарстан хуҗалыкларында 2018 елгы уңыш өчен минераль ашлама туплау дәвам итә. Бүгенге көнгә республикада 90 мең тоннадан артык, ягъни һәр гектарга 30,7 кг минераль ашлама тупланган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
"Иң күп күләмдә минераль ашлама Сарман муниципаль районында тупланган, 1 гектарга – 80 кг. Зәй муниципаль районында – 76 кг/га, Әтнә районында – 69 кг/га", диелә әлеге хәбәрдә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белешмәләре буенча, бүген бер тонна аммиак селитрасы уртача 13,5 мең сум тора, азофоска – 18,6 мең сум, диаммофоска – 22,3 мең сум, карбамида – 16 мең сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз