news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 9 сыйныфтан соң татар теленнән имтихан бирүчеләр саны 74 процентка арткан

Татар теленнән имтихан биргән балаларның нәтиҗәләре уңай булган. Уртача билге - 4,4.

Татарстанда агымдагы елда 9 сыйныфтан соң татар теленнән имтихан бирүчеләр саны алдагы уку елы белән чагыштырганда 74 процентка арткан.

«Агымдагы елда ана теленнән төп дәүләт имтиханын 2502 бала тапшырды, шуларның 2362се – татар теленнән. Узган ел белән чагыштырганда бу 1000 балага артык», - диде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова Республика мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе кысаларында узган милли мәгариф секциясе утырышында.

Татар теленнән имтихан биргән балаларның нәтиҗәләре уңай булган. Уртача билге - 4,4. Узган елгы билге – 4,1 булган. «Татар теленнән имтихан бирүчеләр саны буенча беренче бишлектә – Казан шәһәренең Совет районы, Питрәч, Азнакай, Кукмара районнары. Шулай ук Яр Чаллы,Түбән Кама шәһәрләре, Сарман, Әгерҗе, Аксубай районнары укытучыларына да рәхмәт сүзләрен җиткерәм», – диде министр урынбасары.

Мәктәпләр арасында алдынгылар: Саба районы Шәмәрдән лицее, Азнакай шәһәренең 8нче урта мәктәбе, Питрәч районының 2нче урта мәктәбе, Яр Чаллы шәһәренең 18нче урта мәктәбе, Актаныш районының Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты. Ә Югары Ослан, Апас, Менделеевск, Спас, Минзәлә районнарында теләк белдерүчеләр саны 10га да тулмаган.

Агымдагы уку елында 11 сыйныфтан соң татар теленнән 8, татар әдәбиятыннан 1 укучы тапшырган. Шул исәптән Нурлат районы Колбай Мораса мәктәбенең 3 укучысы татар телен сайлаган. Казан шәһәре «Адымнар» күптелле мәктәбе укучысы Ихтыяр Кыямов, 3 бердәм дәүләт имтиханыннан тыш, «Татар теле», «Татар әдәбияты» фәннәрен дә уңышлы тапшырган. Минзәлия Закирова әлеге егет-кызларны киләчәктә ана телебез сагында буласына өметен белдерде.

Милли кадрлар әзерләү - милләт язмышы. Минзәлия Закирова татар теле укытучыларын укыту белән дә таныштырды. «Татарстан мәктәпләрендә 3194, Россиянең башка төбәкләрендә 1340 татар теле укытучысы белем бирә. Бүгенге көндә татар теле укытучылары Казан федераль университетында, Чаллы һәм Алабуга югары уку йортларында әзерләнә. Татарстаннан читтә Уфа дәүләт университетында, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында, Уфа фән һәм технология университетының Стәрлетамак филиалында бу эш оештырылган» – диде Минзәлия Закирова.

  • Милли мәгариф секциясе утырышында Татарстанның барлык районнарыннан, Россия төбәкләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар мәктәпләре директорлары, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, чит төбәкләрдәге татар автономияләре җитәкчеләре катнашты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100