Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 9 сентябрьдән участок сайлау комиссияләре эшли башлады
9 сентябрьдән Татарстан территориясендә 2 742 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренчә, сайлаучылар участок сайлау комиссияләрендә үз сайлау участогының адресын һәм номерын ачыклый, сайлаучылар исемлегендә үзе турында мәгълүматны тикшерә, тавыш бирү тәртибе турында аңлатмалар ала, «Мобиль сайлаучы» сервисыннан ничек файдаланырга икәнен белә, бинадан читтә тавыш бирү турында гариза рәсмиләштерә ала.
«9 сентябрьдән участок комиссияләре сайлаучылар белән турыдан-туры эшләүгә күчәләр. Бу тавыш бирүгә әзерлекнең төп этапларының берсе. Татарстанда яшәүчеләрнең тавыш бирүне оештыру белән бәйле теләсә нинди сорауга җавап алу мөмкинлеге бар», - дип билгеләде республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Сайлау көннәрендә теркәлү урыны буенча тавыш бирә алмаган гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү өчен Татарстанда 42 вакытлы сайлау участогы булдырылды. Алар гражданнарның вакытлыча булу урыннарында – медицина учреждениеләрендә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторында, тимер юл вокзалында эшләячәк.
Үз сайлау участогыңның адресын шулай ук Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинетта ачыкларга мөмкин.
Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлау 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак. Сайлау участоклары 8:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр ачык булачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз