Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 9 сентябрьдә участок сайлау комиссияләре эшли башлый
Татарстанда 9 сентябрьдә участок сайлау комиссияләре эшли башлый. Бу хакта бүген журналистларга ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
«Бу сайлау кампаниясенең бик мөһим моменты. Гражданнар барлык сораулар белән яшәү урыны буенча үз сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итә алачак. Үз участогыңа килергә яки шалтыратырга, сайлаулар турында барысын да белергә, өйдә тавыш бирүгә гариза бирергә, детальләрне ачыкларга мөмкин булачак», - дип сөйләде ул.
Моннан тыш, Кондратьев сүзләренчә, 9-14 сентябрьдә территориаль сайлау комиссияләренә якынча 6 млн сайлау бюллетене китереләчәк. «18 сентябрьгә барлык бюллетеньнәр дә участокларда булырга тиеш», - дип ассызыклады ул.
Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы искәрткәнчә, тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирүнең беренче көненә кадәр ун көн калды. Тавыш бирү 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак. Сайлау участоклары иртәнге 8дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз