news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның 57 проценты колледжларда укуны сайлый

Татарстанда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның 57 проценты колледжлар һәм техникумнарда укуны сайлый. Бу хакта туры эфир вакытында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.

«Урта һөнәри белем бирү системасы уңай динамика күрсәтә — елдан-ел күбрәк тугызынчы сыйныф укучылары укуларын өлкән сыйныфта дәвам итү урынына колледжлар һәм техникумнарны сайлый. Гомумән, Россия буенча 9 нчы сыйныф укучыларының 63 проценты урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә укырга керә», — диде ул.

Мөҗипов сүзләренчә, хәзерге вакытта Россиядә колледжлар һәм техникумнарда 3,9 миллион кеше белем ала, шуларның 87 меңе — Татарстанда.

«Ел саен урта һөнәри белем бирү системасына 29 меңнән артык баланы укырга кабул итәбез», — дип ассызыклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot