news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +9 градуска кадәр җылы булачак

Бүген һәм иртәгә, 14 һәм 15 ноябрьдә, Татарстанда температура фонының күтәрелүе көтелә. Уртача тәүлеклек температура нормадан сигез-тугыз градуска артып китәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Җомга көнне республикада аязучан болытлы һава булачак.

Көньяк һәм көньяк-көнбатыш җилләре, ТР башкаласын да кертеп, көндезге сәгатьләрдә 7-12 м/с тизлек белән көчәячәк (Бофорт шкаласы буенча, 13,9-17,1 м/с тизлектәге җил көчле дип атала). Шактый җылы төннән соң төбәктә һава +4...+9 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологлар фаразлавынча, шимбә көнне температура фоны үзгәрмәячәк, әмма Татарстанга атмосфера фронтлары йогынты ясый башлаячак. Әгәр төнлә яңгырлар төбәкнең көнбатышында гына яуса, көндез кыска вакытлы яңгырлар бөтен җирдә көтелә, ә кичкә таба көнбатыш районнарда яңгыр карга әвереләчәк. Көньяк-көнбатыштан җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Якшәмбе, 16 ноябрьдә, республикада салкын атмосфера фронты узачак, яңгыр, юеш кар явачак. Җил юнәлеше төньякка һәм төньяк-көнчыгышка үзгәрәчәк, +1... -2 градуска кадәр суытачак. Урыны белән юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

Синоптикларның беренчел мәгълүматларына караганда, дүшәмбе, 17 ноябрьдә, явым-төшем ихтималы аз. Төнлә -2... -7 градуска кадәр һәм көндез нульгә якын булыр дип фаразлана. Сишәмбе, 18 ноябрьдә, кабат явым-төшемнәр һәм температураның шактый күтәрелүе көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot