Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 9 градуска кадәр салкын һәм бераз кар явуы көтелә
Бүген, 12 февральдә, Татарстанда салкынча һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика өстендәге күк аязучан болытлы булып калачак. Кайбер урыннарда, Казанны да кертеп, төнлә төшкән томан иртән дә саклана. Көндез аерым районнарда, әмма ТР башкаласында түгел, бераз кар явачак.
Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итә, әмма урыны белән секундына 13 метрга кадәр көчәячәк. Юлларда бозлавык хасил була.
Һава температурасы иртәнге сәгатьләрдә -11 дән -16 градуска кадәр (аязганда -19 градуска кадәр), көндез -4 тән -9 градуска кадәр (Казанда -5 дән -7 градуска кадәр) тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз