news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 9 градуска кадәр суытачак

Төнлә 8-13 градус салкын булуы көтелә

  (Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Синоптиклар фаразларына караганда, иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кар явуы ихтимал.
Төнлә температура 8-13 градус салкын, көндез - 4-9 градус.
Казанда төнлә температура 10-12 градус салкын тәшкил итә, көндез – 5-7. Аязучан болытлы һава булуы көтелә.
20 ноябрь төнендә республикада болытлы һава, урыны белән кар явуы көтелә. Төнлә 5-10 градуска кадәр суытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100