news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 9 ел эчендә 1,3 мең яңа крестьян-фермер хуҗалыгы төзелгән

Быел барлыгы 152 хуҗалык барлыкка килгән, аларны оештыру өчен 900 миллион сумга якын грант бирелгән.

Татарстанда 9 ел эчендә 1,3 мең яңа крестьян-фермер хуҗалыгы төзелгән
Рамил Гали

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанда 9 ел эчендә 4 млрд сумга 1381 яңа крестьян-фермер хуҗалыгы төзелгәнен әйтте. Бу хакта ул #ТатарстанОнлайн онлайн тапшыруында сөйләде.

«Бүгенге көндә бу хуҗалыкларда 103,4 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Бу, 2013 елга караганда, 31 меңгә күбрәк. Сыерлар саны 10 меңгә арткан. Моннан тыш, 9 ел эчендә фермерларның кош-кортлары саны икеләтә диярлек, 2 миллионга кадәр артты», — дип сөйләде министр.

Марат Җәббаров сүзләренчә, быел гына 152 крестьян-фермер хуҗалыгы барлыкка килгән, аларны төзүгә 900 миллион сумга якын грант бирелгән.

«Бу казанышларга грантларда катнашучы, яңа эш урыннары булдырган кешеләр ярдәме белән ирештек. Һәр крестьян-фермер хуҗалыгында шундый үрнәк күрсәтерлек өч-дүрт кеше эшли», — дип билгеләп үтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100