news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 9 айда 3233 мең дал алкоголь продукция җитештерелгән, һәммәсе сыйфатлы санала

Тикшерелгән 1841 мең дал читтән кергән алкоголь продукциянең 56 меңе, ягъни 30 проценты яраксыз (брак) дип табылган

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда быел 9 айда 3233 мең дал (1 далда 10 литр) алкоголь продукция җитештерелгән, шуларның 2747 меңе «Татспиртпром» предприятиеләренә туры килә; 4,9 мең дал алкоголь сатылган (бу былтыргы шушы ук вакыттан 11 процентка азрак). Республиканың 22 районында рәсми рәвештә сатыла торган алкоголь сәүдәсе күләме арткан, 23ендә бераз кимегән. ТР Хөкүмәте карары белән ТРда этил спирты һәм алькоголь продукциянең законсыз әйләнешенә каршы тору һәм көрәш өчен ведомствоара комиссия эшли, һәрбер муниципаль районда шундый ук вәкаләтле район ведомствоара комиссияләре гамәлдә.  Комиссияләргә яшерен һәм ялган алкоголь продукция кулланучылар базарына үтеп кермәсен, алар кеше сәламәтлегенә зыян салмасын өчен кисәтү максаты куелган.

  Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстанда алкоголь продукциясе базары мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының урман эшкәртү, азык-төлек һәм җиңел промышленность бүлеге җитәкчесе Татьяна Федорова әнә шул хакта игълан итте.

«Татспиртпром» азык-төлек продукциясе куркынычсызлыгы буенча халыкара стандартларга туры китереп алкоголь продукция җитештерә башлады, әйтик, аның Казан, Усад, Буа филиаллары Россиядәге алкоголь җитештерә торган предприятиеләр арасында беренчеләрдән булып халыкара сертификатка ия булды, диде ул. Республикада үткәрелгән социологик сораштырулар күрсәткәнчә, алкоголь кулланучыларның 80 проценты җирле предприятиеләр эшләп чыгарган алкогольне хуп күрә, ләкин бәясе 140 сумнан артмаганны гына сатып алырга риза. Җыеп кына әйткәндә, Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роспотребназор), республикада алкоголь җитештерә торган барлык предприятиеләр продукциясе сыйфатлы, дигән нәтиҗә чыгарган.  

 Читтән кергән алкоголь быел 9 айда былтыргыдан 21 процентка кимегән, тикшерелгән 1841 мең дал алкоголь продукциянең 56 меңе, ягъни 30 проценты яраксыз (брак) дип табылган.   
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100