news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 87 яшьлек бабай үз өендә янып үлгән

Фаҗига кичә Әгерҗе районының Иж-Бәйки авылында килеп чыккан.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Татарстанда 87 яшьлек бабай үз өендә тереләй янып үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Әгерҗе районының Иж-Бәйки авылында янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә иртән килгән.

Ут белән көрәшүчеләр урынга килгәндә зур булмаган агач йорт тулысынча яна торган булган.

Утны сүндергәч, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кисәүләрне араларга керешкән. Алар 87 яшьлек бабайның мәетен тапкан. 

Янгынның гомуми мәйданы 54 квадрат метр тәшкил иткән.

Фаҗига электр приборларын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан дип фаразлана. 

Матбугат хезмәтенең элегрәк каза күрүченең 87 яшьлек бабай булуын хәбәр иткән иде. "Татар-информ" хәбәрчесе мәгълүматны ачыклады, бу хакта соңрак "Интертат" электрон газетасында укырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100