news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 87 мең гектардан кукуруз җыеп аласы калган

Кукуруз 202 мең гектарны били, бөртеклеләр – 58 мең гектар.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда 87 мең гектардан кукурузны җыеп аласы калган. Бу мәйданның бер өлешеннән орлыкка җыеп алыначак. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итте.

«Чәкәннәре өлгергән очракта өстәмә 150 мең тонна кукуруз орлыгы җыеп алырга планлаштырабыз», – дип билгеләп үтте докладчы.

Профильле комитет рәисе Таһир Һадиев агымдагы ел авыл хуҗалыгы өчен гади булмады, диде. «4 млн тонна чамасы ашлык җыеп алдык. Һава шартларын исәпкә алсак, бу игенчеләр җиңүе. Корылык булды. Явым-төшем еллык норманың биштән бер өлеше генә яуды», – диде ул.

Быел чәчүлек мәйданы 2,9 млн гектар тәшкил итә, бөртеклеләр һәм кузаклылар 1,48 млн гектарга, көзге бөртеклеләр 1,02 млн гектарга (372 мең гектар көзге бодай һәм 411 мең гектар арпа) чәчелгән.

Кукуруз 202 мең гектарга чәчелгән, шул исәптән орлыкка – 58 мең гектар, ә рапс 120 мең гектар мәйданны били.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100