news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 87 кеше агуланган

Токсикологик мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 19-25 февраль көннәрендә Татарстанда химик матдәләр белән агулануның 87 очрагы теркәлгән

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Токсикологик мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 19-25 февраль көннәрендә Татарстанда химик матдәләр белән агулануның 87 очрагы теркәлгән. Алар арасыннан 29 кеше – исерткеч эчемлекләр һәм ялган аракы, 5 кеше – наркотиклар, 32 кеше - дару препаратларын, 21 кеше башка матдәләр кулланып агуланган.
Химик матдәләр белән агуланучылар арасында 52 ир-ат һәм 35 хатын-кыз, шул исәптән 16 бала һәм яшүсмер булган. 4 кеше агуланып үлгән. Агулы матдәләр 29 очракта – даруханәләрдә, 19 очракта – кибетләрдә һәм 4 очракта рөхсәтсез сату урыннарында сатып алынган, дип хәбәр итә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot