Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 850 мең «проблемалы» күчемсез милек объектларын ачыкладылар
Фәнил Әһлиуллин муниципаль берәмлекләр башлыкларын күчемсез милеккә хокукларны теркәү эшен активлаштырырга өндәде.
(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Теркәлгән хокуклары булмаган күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, 850 мең «проблемалы» күчемсез милек объектлары ачыкланган. Әлеге эш җирле үзидарә органнары белән берлектә дәвам итә, һәм бүгенге көнгә республиканың дүрт районы гына объектларны тулысынча тикшерде.
Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры күчемсез милек объектлары буенча мәгълүмат җыю этабының әлеге объектларга хокукларны теркәү эшләренең бик аз өлеше генә булуына игътибарны юнәлтте һәм инвентаризациянең озакка сузылуына борчылуын белдерде.
Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, «проблемалы» күчемсез милек объектларын карап чыгу туктатылган, дип хәбәр итте Фәнил Әһлиуллин. Җирле үзидарә органнары мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә 500 меңнән артык күчемсез милек объекты тикшерелгән, бу гомуми санның 60 процентын тәшкил итә.
Фәнил Әһлиуллин сүзләренчә, махсус санитария режимы кысаларында элемтә минимумга җиткерелергә тиеш, шуңа күрә бу этапта тикшерелгән объектлар буенча эшләргә кирәк. Сүз хуҗасыз объектлар һәм хуҗасы үлгәннән соң калган милек турында бара, диде ул. Инвентарьлаштыру барышында шундый 19 меңнән артык төр милек ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз