news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 84 яшьлек әбинең янгын аркасында гомере өзелгән

Янгын Чүпрәле районында килеп чыккан.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртән Татарстанның Чүпрәле районындагы Зур Аксу авылында шәхси торак йортта янгын чыккан.  Ут 100 квадрат метр мәйданны камап алган.

Янгын сүндерүчеләр тиз арада утны тулысынча сүндерә. Йортның хәрабәләрен сүткән вакытта 84 яшьлек хуҗабикәнең мәете табыла. Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, дип «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot