news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 84 мең сабый балалар бакчасына электрон юллама алган

Республикада балалар бакчасына юллама бирү кампаниясе тәмамланды.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанда 84 меңнән артык сабый “Татарстан Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша балалар бакчасына электрон юллама алган. Республикада мәктәпкәчә мәгариф оешмаларына яңа уку елына балалар җыю кампаниясе тәмамланды.

Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте билгеләп узганча, кампания 1 апрельдә Казанда һәм Чаллыда, ә 1 июньдә бөтен республика буенча башланган. Кампания 31 августта тәмамланган. Балалар бакчасына урын бирелмәгән балаларның әти-әниләренә борчылырга кирәкми. Ел дәвамында мәктәпкәчә мәгариф оешмалары комплектлап бетереләчәк.

Ведомство матбугат хезмәте балалар бакчасына чиратны республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының “Балалар бакчалары” бүлегендә тикшерергә мөмкин, дип искәртә. Гариза статусы “Мәктәпкәчә балалар учреждениесенә юлланган” дип үзгәртелсә, ата-аналарга 30 көн дәвамында балалар бакчасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә балалар бакчасына бармыйсыз икән “Килмәде” статусы куелачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100