Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 83 яшьлек әбине көчләгән 24 яшьлек егетне тоткарлаганнар
18 ноябрьдә бер ир-ат шәхси йортка кереп, өлкән яшьтәге хуҗабикәне кыйнаган һәм көчләгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанда 83 яшьлек әбине көчләгән 24 яшьлек егетне тоткарлаганнар, дип хәбәр итте “Татар-информ”га хокук саклау органнарындагы шәхси чыганак.
18 ноябрьдә төш вакытында Кукмара районы полициясенә мөрәҗәгать иткән участковый Лубян авылында 83 яшьлек әбине көчләүләре турында җиткергән. Җинаять эше кузгатылган.
Ачыкланганча, 18 ноябрьдә төнлә бер ир-ат шәхси йортка кереп, өлкән яшьтәге хуҗабикәне кыйнаган һәм көчләгән.
Чыганак мәгълүматлары буенча, күрсәтелгән фотолар буенча әби үзен җәберләүчене таныган. Ул берничә тапкыр хөкем ителгән Киров өлкәсенең Усть-Люга авылының 24 яшьлек кешесе булып чыккан. Аны өендә тота алмаганнар, ул документларын алып качкан булган.
Оператив хезмәткәрләр аны кичә, 20 ноябрьдә, Кукмара районында тоткарлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз