news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 83,2 мең тонна шикәр җитештерелгән

Быел әлеге культурада шикәрлелек дәрәҗәсе бик югары

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда 83,2 мең тонна шикәр җитештерелгән. Быел әлеге культурада шикәрлелек бик югары. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр. 

Бүгенге көндә 828,7 мең тонна чимал әзерләнгән, аларның 608,9 мең тоннасы эшкәртелгән. 83,2 мең тонна шикәр комы алынган.

Быел шикәр чыгышы 13,3 процент тәшкил итә, бу, узган елгы белән чагыштырган вакытта, күбрәк. Гадәттә, Татарстанда җитештерелгән чималның шикәрлелеге 12-14 процент тәшкил итә, дип билгеләп үтә белгечләр.  

news_right_1
news_right_2
news_bot