Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 820 тонна буа балыгы тотарга ниятлиләр
Узган ел аның күләме 800 тонна тәшкил иткән иде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 18 август, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 820 тонна буа балыгы тотарга ниятлиләр. Узган ел аның күләме 800 тонна тәшкил иткән иде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Аномаль корылык шартларында буа хуҗалыклары хезмәткәрләре балыкның санын саклап калу өчен зур тырышлык куйды. Мәгълүм булганча, суның температурасы югары булу аркасында анда кислород кытлыгы барлыкка килә. Балыклар үлә. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен буаларга даими рәвештә төп сулыклардан салкынча су җибәрәләр.
Сентябрь аенда буа хуҗалыклары хезмәткәрләре балык тотарга керешәчәк. 7-8 көн дәвамында буаларда суны киметү өчен аны елгага агызачаклар.
Буа хуҗалыклары хезмәткәрләре яңа тотылган балыкны Татарстан районнарында да, шәһәрләрдә дә сата. Балыкны күпләп алу өчен Россия төбәкләреннән дә сатып алучылар килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз