news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда 81 меңнән артык кешедә шикәр авыруы теркәлә
Бүген “Казан” кунакханәсендә “Шикәр авыруын дәвалауда заманча технологияләр” темасына республика фәнни-гамәли конференциясе узды
Скопировать ссылку
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген “Казан” кунакханәсендә “Шикәр авыруын дәвалауда заманча технологияләр” темасына республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Чараны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы оештырды.
Форум эшендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Смоленск шәһәрләреннән алдынгы эндокринолог-белгечләр катнашты. Аны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эндокринологы, Казан дәүләт медицина университетының эндокринология курсы белән госпиталь терапия кафедрасы доценты Энгель Хәсәнов ачып җибәрде. Ул үз чыгышында әйтеп үткәнчә, шикәр авыруы заманыбызның иң әһәмиятле медицина-социаль мәсьәләләрнең берсе булып кала. Елдан-ел шикәр авыруы булган кешеләр саны арта. Фаразлар буенча, 2025 елга бөтен җир шарында авыручылар саны 300 миллионга җитәргә мөмкин. Бүген Россиядә 8 миллионнан артык кешедә диабет теркәлә. Татарстан өчен дә шикәр авыруы таралышы белән бәйле булган хәл киеренке булып кала. Ел саен республикабызда 7-8 мең кешегә “шикәр авыруы” дигән диагноз куела. Һәм бүгенге көндә Татарстанда бу авыру белән чирләүчеләр саны 81 меңнән артып китә.
«Бүген шикәр авыруы, аеруча аның 2-нче тибы, таралышын кисәтү аеруча мөһим. Кеше үз яшәү рәвешен сәламәт яшәү рәвешенә үзгәртергә тиеш. Шикәр авыруы – цивилизация чире. Аңа гиподинамия, дөрес тукланмау, стресслар, тумыштан авыруга бирелүчәнлек китерә. Шикәр авыруы булган кешеләр өчен оештырыла торган мәктәпләрдә пациентларны дөрес сыйфатлы тормыш алып барырга өйрәтү - безнең бурычыбыз”, - диде ул.
Энгель Хәсәнов әйтеп үткәнчә, бүген диабет белән авыручыларны кирәкле препаратлар белән дәүләт тәэмин итә. Пациентларның тормышын яңа инсулин препаратлар, инсулинны организмга кертергә ярдәм итә торган шприц-каләмнәр җиңеләйтә. Бүген инсулин-помпалар кебек җайлы кораллар да чыгарыла. Әмма дәүләт бүген авыручыларны алар белән тәэмин итми. Пациентлар аларны үз теләге белән сатып ала. Помпаның иң арзаны 60-70 мең тора, кыйбатлылары инде 100 меңгә төшә. Әле ай саен җайланма өчен кирәкле материаллар да сатып алырга кирәк. Бүген Татарстанда шикәр авыруы булган балаларны шундый помпалар белән бушлай тәэмин итү көнүзәк бурыч булып тора, диде эндокринолог.
Конференциядә әйтелеп үткәнчә, бүген шикәр авыруының икенче тибын диагностикалау һәм дәвалауга зур әһәмият бирелә. Бу авыру булганда йөрәк-кан тамырлары авырулары көчәя һәм инсульт булу куркынычы 2-32 тапкырга арта. Шикәр авыруы булган кешеләрнең 83,7 проценты инфаркт һәм инсульттан үлә. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем очраклары диабетик нефропатиядән булган үлем очракларыннан 30 тапкырга күбрәк теркәлә.
Форумда Мәскәүдән белгеч – И.Сеченов исемендәге Мәскәү медицина академиясе вуздан соң табибларның профессиональ белемен күтәрү факультетының эндокринология һәм диабетология кафедрасы мөдире профессор Нина Петунина, Санкт-Петербург дәүләт медицина университетының эндокринология курсы мөдире Алсу Залевская, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Альберт Галявич, Казан дәүләт медицина университетының эндокринология курсы белән госпиталь терапия профессоры Фәридә Вәлиева, Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан дәүләт медицина академиясе белгечләре чыгыш ясадылар. Очрашуда шикәр авыруының икенче тибын дәвалау, симерү терапиясе, эндокрин авыруларын дәвалауда антиоксидант терапиясе үзенчәлекләре, диабетик нефропатия булганда гипертонияне дәвалау, диабетик ретинопатия, шикәр авыруы булганда күз авыруларын дәвалау һәм башка мәсьәләләр каралды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot